Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Йоклауның да үз серләре…

Йоклар алдыннан бер стакан җылы сөт яисә кефир эчегез. Йокысызлыктан йончыган кешеләргә бер стакан кайнаган суга бер аш кашыгы бал бутап эчү файдалы булыр. Биек мендәрдән баш тартыгыз. Чынлап ял итү өчен умыртка баганасы йокы вакытында булса да үзенең табигый формасын алырга тиеш. Ә моңа бәләкәй мендәрдә йоклаганда гына ирешергә...

Йоклар алдыннан бер стакан җылы сөт яисә кефир эчегез.
Йокысызлыктан йончыган кешеләргә бер стакан кайнаган суга бер аш кашыгы бал бутап эчү файдалы булыр.

Биек мендәрдән баш тартыгыз. Чынлап ял итү өчен умыртка баганасы йокы вакытында булса да үзенең табигый формасын алырга тиеш. Ә моңа бәләкәй мендәрдә йоклаганда гына ирешергә мөмкин.
Карават каршына көзге куймагыз. Көзгедәге чагылыш сезгә начар тәэсир итә. Йокы бүлмәсенә ярсыган җәнлек, көчле аккан су сурәтләре эләргә киңәш ителми.
Иртән йокыдан торгач, көзгедәге чагылышыңа карап елмаю - көннең иң яхшы башлангычы. Елмаегыз, берничә матур сүз, теләк әйтегез, үзегезне мактагыз һәм көн буе кәефегез күтәренке булсын!

Чыганак: "Мәйдан" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев