Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Яңгыр ява дип тормадылар

Халкыбыз кабаттан Сабантуй рухы белән яши башлады. Аның беренчесен Әстерхан өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез үткәрде. Бу юлы бергәләп ял итү һәм күңел ачудан тыш, Әстерхан татарлары туган-тумачасы, дуслары-якыннары белән күреште. Еллар буе туган ягына кайтмаган кешене дә кузгатырлык бәйрәм ул Сабантуй.

Әстерханда узган быелгы Сабантуй да элеккеләреннән ким булмады. Дөрес, һава торышы гына бераз киреләнебрәк торды, вакытлы-вакытсыз яңгыр яуды. Көрәшчесен дә, җайдагын да, елга бер мәртәбә Сабантуй мәйданына килгән кунакларны да куркытмады ул. Яңгыр астында бил алышкан көрәшчеләребез - Динар Кәримуллин белән Раил Мараков мәйданда иң көчле, иң җитез икәнлекләрен күрсәтә алдылар, хәзер ел буе Әстерхан Сабантуе батыры булып йөриячәкләр. Динар 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышучылар арасында беренчелекне яуласа, Раил авыр үлчәүдә көч сынашучылар арасында чемпион булды. Өстәвенә, 2015 елгы Әстерхан Сабантуеның абсолют батыры булып та ул танылды. Һәм символик бүләк - тәкә белән бүләкләнде.
Билгеле ки, бәйрәм күрке үзешчәннәребез иде. Дүртенче ел рәттән инде алар Әстерхан өлкәсе Сабантуенда чыгыш ясап дан казаналар, рәхмәт сүзләре ишетәләр. Һай сусаган ла татар моңына әлеге өлкәдә яшәүче милләттәшләребез. Иң элек аларны 16 май көнне Әстерхан шәһәре яшь тамашачылар театры бинасында якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов үзенең сольный концерты белән сөендерсә, 17 майда исә алар Нариман районының Иске Күчергән авыл җирлегендә узган өлкә Сабантуенда яшь талантларыбызның җыр-биюләрен карап, тыңлап сокланды, зур алкышларга күмде. Алар: "Созвездие -Йолдызлык" республика яшьләр сәнгать фестивале җиңүчеләре Зөлфирә Шәйдуллина белән Илназ Хәнәфиев. "Мизгел" вокаль ансамбле (сәнгать җитәкчесе Әлфия Поташова), җырчылар Альбина Алексеева, Гөлназ Галиәхмәтова, Илсур Шәйдуллин, Алмаз Зәкиев, баянчылар Рамил Касыймов белән Илфар Каюмов, яшь биючебез Гөлназ Габдрахманова һәм күптәнге якын дусларыбыз Казанның "Сәйдәш" бию төркеме. Муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов һәм аның беренче ярдәмчесе Айрат Фәтхуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Ихсанов һәм район мәдәният бүлеге хормейстеры Әлфия Поташова җитәкчелегендә барган делегация елның-елында Әстерхан өлкәсе Сабантуенда зур хөрмәт казанып кайта. Быел да Әстерхан өлкәсе җитәкчелеге һәм милләттәшләребез чиксез рәхмәтле булып калды. Алар: Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин, Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисе Александр Клыканов, Әстерхан шәһәре башлыгы Елена Сименова, Нариман районы башлыгы Нурлан Кандыков һәм Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Әстерхан татарларының әйдәманы Әнвәр Алмаевлар. Теләк-рәхмәтләрен алар Сабантуенының тантаналы ачылышында җиткерделәр.Соңгысы артистларыбызның, көрәшчеләребезнең чыгышына югары бәя биреп кенә калмыйча, Теләче районы тарафыннан бүләк итеп бирелгән көрәш келәме өчен дә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Баксаң, Әстерханда да көрәшчеләр тик ятмый, билбау көрәше белән аеруча теләп, яратып шөгыльләнәләр икән. Мәсәлән, быел ике әстерханлы билбау көрәше буенча Россия чемпионатында беренче урынны яулаган. Быел Әстерханнар Сабантуй мәйданын койма белән әйләндереп алганнар, агачлар утыртканнар. Бу яңалык бер әстерханнарны гына түгел, безне дә нык сөендерде. Искә төшереп узам, моннан ике ел элек бу урын район башлыгы тарафыннан озак срокка арендага бирелгән иде. Өлкә җитәкчелегенең ел саен Сабантуйда катнашуы, ихлас теләкләр әйтеп, хезмәтләребез өчен рәхмәт белдерүләре милләттәшләребез белән исәпләшүләрен раслап тора. Өлкәдә милләттәшләребез сан ягыннан руслардан кала икенче урынны били. Ел да зур әзерлек белән узучы Сабантуй татар җанынының үзенчәлекле чагылышы. Сабантуй һәрбарчабызны тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, берүк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, халкыбызның киләчәге якты булчагына өмет уята. Без моны кичен Әстерхан шәһәре яшь тамашачылар театры бинасында узган "Татар кызы - 2015" бәйгесе барышында да яхшы тойдык. Өченче буын татарлар телебезне, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне оныта бара дисәк тә, мичкәләрдә дары бетмәгән әле. Арада татарча биеп, җырлап, нәфис сүз сөйләп күңелләребезне кузгатучы кызлар да табылды. Милли рызык пешерү серләрен дә онытып бетермәгән яшьләребез, татар гаиләләрендә анысына да өйрәтәләр икән. Яшь, чибәр Әстерхан туташларын үзләренең матур, дәртле җырлары белән Илназ Хәнәфиев, Илсур Шәйдуллин һәм Алмаз Зәкиев сәламләде. 600 урынга исәпләнгән, халык белән шыгрым тулган зал аларны басып алкышлады. Алар башкаруында яңгыраган милли моңнар һәркайсыбызны бердәм, бергә булырга, дус-тату яшәргә һәм көчле милләт булырга өндәде. Сәяхәтебезнең максаты шул бит: читттә яшәүче милләттәшләребез белән араларны якынайту, туганлашу һәм аларга милләтебезне саклап калуда мөмкин кадәр ярдәм итү ләбаса. Без бергә, бердәм булганда гына көчле милләт булып кала алачакбыз. Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов алып барган сәясәт тә әнә шул изге максатка корылган.
Фәнил Нигъмәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев