Башкортстанда яңа туган сабыйларны сатканнар
Новости со всего света

Башкортстанда яңа туган сабыйларны сатканнар

Башкортстан прокуратурасы яңа туган сабыйларны тәкъдим итүче алты интернет-ресурсны япкан. Аларда ниндидер сәбәпләр аркасында сабыйларын гаиләләрдә калдыра алмаучыларның нарасыйлары сатылган.

"

Баланы уллыкка алу процедурасын бозу, аларны законсыз рәвештә гаиләгә тәрбиягә бирү һәм алу процедуралары, Русия Федерациясе Җинаять кодексының 154нче мәддәсенә ярашлы, җинаять санала", - дип хәбәр ителә республика прокуратурасы сайтында.
 
Хәзерге вакытта сайтлар төбәкнең Роскомнадзор идарәсе тарафыннан ябылган.
 

 

 


Нет комментариев