Винегрет ясыйбыз
Файдалы киңәшләр

Винегрет ясыйбыз

Винегретны өстәлгә бирер алдыннан бутыйлар, суыткычта саклау киңәш ителми.

Винегрет тәмле булсын дисәң:

▪️ яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга;
▪️ пешергәч, барлык яшелчәләрне бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк; 
 ▪️ Винегрет әзерләгәндә тимер савыт кулланырга ярамый;

▪️ яшелчәләрне суда түгел, ә фольгага төреп, духовкада пешерсәң, салат тәмлерәк була;
▪️шулай ук вак итеп туралган яшелчәләр дә салатның тәмен яхшырта;

▪️чөгендерне аерым савытта май белән бутап, аннан гына салатка салсаң, калган яшелчәләр кызармый;
▪️тозны яшелчәләргә башта салып бутарга кирәк (майда тоз эреми).

Ашыгыз тәмле булсын! 
 

 


Нет комментариев