Татарстанда сабакчалы имән чикләвеге җыюга керештеләр
В республике

Татарстанда сабакчалы имән чикләвеге җыюга керештеләр

Татарстан Республикасында сабакчалы имән чикләвеге әзерләү башланды. Эшләр «Экологик иминлек» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты составына керүче «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла, дип хәбәр иттеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтендә.

2026 ел башыннан республикада 1 469 кг ърман үсемлеге орлыгы әзерләнгән, шул исәптән нарат орлыгы – 617 кг, чыршы – 342 кг, имән – 250 кг, каен – 60 кг, юкә – 15 кг, корычагач – 185 кг.

"Быел кимендә 10 тонна чикләвек җыю планлаштырыла. Уңыш начар түгел. Барлык орлыклар да Татарстан урманны яклау үзәгендә тикшереләчәк. Җыелган чикләвекләр үсентеләр үстерү өчен кулланылачак, алар киләчәктә республиканың урман массивларын арттыруга хезмәт итәчәк», – дип хәбәр итте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү тора. Ул 2025 елдан гамәлгә ашырыла. 

Чыганак:татаринформ

 


Нет комментариев