Миңнеханов татарстанлыларны Дәүләт Думасы сайлауларына чакырды
В республике

Миңнеханов татарстанлыларны Дәүләт Думасы сайлауларына чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга 18-20 сентябрьдә узачак IX чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, сайлау нәтиҗәләре күп очракта киләсе 5 елга дәүләт үсеше һәм закон чыгару эшчәнлеге векторын билгеләячәк. Ул искәрткәнчә, быел Россиядә Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде һәм күпмилләтле республика өчен бу тема аеруча якын.

Рәис Татарстанны илнең алга таба үсешен күрсәтә торган терәк төбәге дип атады. Аның сүзләренчә, татарстанлылар бөтен ил белән бергә Җиңүне якынайту өчен барысын да эшлиләр: махсус хәрби операция уздыру зонасында суверенитетны батырларча яклыйлар, гуманитар ярдәм күрсәтәләр һәм фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итәләр.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Дәүләт Думасында гадәттәгечә зур вәкиллеккә ия, бу республика һәм аның халкы мәнфәгатьләрен якларга, милли проектларны һәм социаль программаларны гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә.

Чыганак:новости татарстана

Фото: Пресс-служба Раиса РТ


Нет комментариев