Казанда нарколаборатория тапканнар
В республике

Казанда нарколаборатория тапканнар

Казанның 30 яшьлек һәм Яшел Үзән районының 29 яшьлек кешеләре наркотикларны аеруча эре күләмдә җитештерү һәм сатуда шикләнү буенча кулга алынды.

Ведомство мәгълүматларына караганда, шикләнүчеләр Казан янында яшерен нарколаборатория оештырганнар. Тыелган матдәләрне Яшел Үзән һәм Биектау районнарында сатарга планлаштырганнар

Тентү вакытында шикләнүчеләрдән 1,7 кг клефедрон алынды. Моннан тыш, яшерен лабораториядә 70 литр прекурсорлар, химик реактивлар, лаборатория җиһазлары һәм упаковка материалы булган. Ир-атлар кулга алынды.

Чыганак: татар-информ

 


Нет комментариев