Хөрмәтле райондашлар, 19-20 сентябрь көннәрендә, Теләченең Ихлас мәчетендә гошер сәдакасы җыелачак.
Гошер сәдакасы — ул көзге уңыштан (бәрәңге, кишер, суган, алма, бал һ.б.) мохтаҗлар файдасына чыгарыла торган зәкәтнең бер төре. Ислам динендә көзге уңышны җыеп алгач, аның бер өлешен хәер итеп бирү һәр мөселманның бурычы (фарыз гамәл) булып санала.
Кемнәргә бирергә ярый?
-Фәкыйрьләргә, мохтаҗларга һәм ялгыз картларга.
- Мәдрәсәләргә һәм дин өйрәнүче шәкертләргә (аларны ашату өчен).
- Хәйрия фондларына һәм мәчетләргә (алга таба мохтаҗларга тарату өчен).
Нет комментариев