Әлеге бәйгене "Мөслимә" газетасы мөхәррире Әлмира Әдиятуллина "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды һәм Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе ярдәмендә оештыра.
Бәйгедә 4-18 яшьлек балалар катнаша, аларны төрле яшь төркемнәренә бүлү каралган. Малайларга, кызларга аерым махсус номинацияләр билгеләнгән. Номинацияләр К.Шәриф, Р.Фәхретдинов, Г.Тукай, Г.Баруди, Сөембикә, М.Бубый кебек татар халкы тарихына кереп калган шәхесләрнең исемнәре белән аталган. Олуг шәхесләребезгә хас булган зыялылык, гыйлемлек, динебезне белү, халкыбызны ярату кебек сыйфатларны бүгенге балаларда да тәрбияләү, җиткерү бәйгенең төп максаты булып тора.
Бәйге сораулары "Мөслимә" газетасына урнаштырылган. Конкурс 2 апрельдә Казанның Ә.Максуди үзәгендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак, дип җиткерә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Казанның Ә.Максуди үзәге адресы: Краснококшайская урамы 156. Бәйгегә кагылышлы өстәмә мәгълүматларны 89178533486 телефонына (Әлмира ханым Әдиятуллина) шалтыратып та белергә мөмкин.
Реклама
Нет комментариев