Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 2030 елга кадәр арада атом электростанциясе төзелергә мөмкин

РФ Энергетика министрлыгы инициативасы буенча Татарстанда атом электростанциясе (АЭС) төзелә башларга мөмкин. Бу хакта "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев җиткергән, дип яза "Коммерсант". "Ерак планнарда атом станциясе бар. Аның төзелеше федераль программаларга да кертелгән, - дигән ул. - Хәзерге вакытта бу идея уңаеннан РФ Энергетика министрлыгында фикер алышына"....

РФ Энергетика министрлыгы инициативасы буенча Татарстанда атом электростанциясе (АЭС) төзелә башларга мөмкин. Бу хакта "Генерирующая компания" җәмгыяте генераль директоры Рәүзил Хаҗиев җиткергән, дип яза "Коммерсант".

"Ерак планнарда атом станциясе бар. Аның төзелеше федераль программаларга да кертелгән, - дигән ул. - Хәзерге вакытта бу идея уңаеннан РФ Энергетика министрлыгында фикер алышына".

2013 елның ноябрендә Россия Министрлар Кабинеты Россия Федерациясенең энергетика өлкәсендә 2030 елга кадәрге территориаль планлаштыру схемасын бастырып чыгарган иде. Анда тугыз АЭС төзелеше яисә эшчәнлеген киңәйтү хакында да әйтелгән иде. Шул исәптән схемада Татарстанда - Түбән Кама районының Кама Аланы торак пункты янында АЭС төзелешен кабат торгызып җибәрү хакында да әйтелә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X