Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Төнге низаг: Казанда байкерлар һәм полиция хезмәткәрләре килешә алмаган (+видео)

13 июль кичендә Казанның Җиңү проспектында байкерлар һәм полиция хезмәткәрләре арасында низаг килеп чыгуы хакында социаль челтәрләр аша актив рәвештә бәхәс бара. "Аттан" һәм "тәртәдән" дә гаеп эзләүчеләр бар. Әлеге фактны ТР Эчке эшләр министрлыгы да яшерми. Идарә тармагыннан хәбәр ителгәнчә, ЮХИДИ идарәсенең мото-патруль хезмәткәрләре төзек булмаган мотоцикл белән идарә...

13 июль кичендә Казанның Җиңү проспектында байкерлар һәм полиция хезмәткәрләре арасында низаг килеп чыгуы хакында социаль челтәрләр аша актив рәвештә бәхәс бара. "Аттан" һәм "тәртәдән" дә гаеп эзләүчеләр бар.

Әлеге фактны ТР Эчке эшләр министрлыгы да яшерми. Идарә тармагыннан хәбәр ителгәнчә, ЮХИДИ идарәсенең мото-патруль хезмәткәрләре төзек булмаган мотоцикл белән идарә итүче 4 кешене тоткарлый. РФ Административ хокук бозу кодексының 12.5 нче маддәсе буенча, төзек булмаган транспортта йөрү рөхсәт ителми, диелә министрлык хәбәрендә.

Кагыйдә бозу турындагы документ рәсмиләштергән һәм транспорт чарасын штрафстоянкага җибәрергә маташкан вакытта мотоциклчылар полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәтә. Ярдәмгә танышларын да чакырталар. Низаг куера гына. Мәсьәләне хәл итү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре дә өстәмә көч чакырта.

Биш яшь егет полиция хезмәткәрләренең канунлы таләбенә буйсынмаган өчен РФ Административ хокук бозу кодексының 19.3 нче маддәсе буенча тоткарлана һәм полиция бүлегенә озатыла. Материал җәмәгать судына җибәрелә.

Ә төзек булмаган транспорт чаралары махсус урынга озатылган.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев