2025 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыгу аркасында 54 юл‑транспорт һәлакәтендә 28 кеше һәлак булган һәм 92 кеше яраланган.
Бу саннарның һәркайсы - кеше фаҗигасе, кайтарып булмаслык югалту.
Исегезгә төшерәбез!
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган очракта- машина йөртүче 1 елга идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Нет комментариев