3 нче номерлыТеләче балалар бакчасы Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды
Район яңалыклары

3 нче номерлыТеләче балалар бакчасы Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне алдыннан 3 нче номерлы Теләче балалар бакчасы Бөтенроссия патриотик акциясенә кушылды.

Барлык яшь төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр өчен тематик чаралар оештырылды: иҗади дәресләр, дидактик уеннар, матур әдәбият уку һәм илнең төп символы турында җырлар тыңлау. Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр агачны россия триколоры төсләренә бизәп, «Патриот» күмәк топиариясе ясап, акцияне төгәлләделәр.


Нет комментариев