Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идәрәсеннән 20 августка алынган мәгълүматлар буенча, түбәндәге комбайнчылар соңгы җиде көндә урып-җыюда иң югары нәтиҗәгә ирешеп эшләүчеләр булып танылдылар һәм кызыксындыру премияләренә лаек булдылар.
Игеннәрне суктыруда:
беренче урында - Шигаев Данил Михайлович - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
икенче урында - Рәмис Рифхәт улы Хәнәфиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән;
өченче урында - Нәфис Ралиф улы Мөхәммәтгалиев - җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәтеннән, Марат Габдулла улы Нәбиуллин - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.
Игеннәрне теземнәргә салуда:
Рамил Рәфкать улы Сибгатуллин белән Айрат Исмәгыйль улы Сабиров - “Алан” акционерлык җәмгыятеннән.
Җиде көнлек хезмәт күрсәткечләре буенча җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте игенче - механизаторы Шигаев Данил Михайлович иң күп икмәк суктыручы комбайнчы буларак, Теләче муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нет комментариев