Татарстан волонтерлары «Игелекле эшләр яры» конкурсында катнаша ала
В республике

Татарстан волонтерлары «Игелекле эшләр яры» конкурсында катнаша ала

Татарстан волонтерлары һәм командалары «Игелекле эшләр яры» конкурсына 1 сентябрьгә кадәр гариза бирә ала. Ул «Экологик иминлек» милли проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында уза, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Матбугат хезмәте.

Конкурста аерым активистлар да, мәгариф учреждениеләре, предприятиеләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм инициатив төркемнәр командалары да катнаша ала.

Конкурс ике төп номинациядә – индивидуаль һәм команда номинацияләрендә уздырыла. Индивидуаль зачетта катнашучыга сулыкны фотога төшерергә һәм «ВКонтакте» дагы язмада ни өчен нәкъ менә шушы урынны сайлавы турында сөйләргә кирәк.

Команда зачетында катнашу өчен волонтерларга яр буе территориясен җыештырырга, аннары отчет әзерләргә кирәк. Анда сулыкның исемен, җыештыру вакытын, билгеләнгән участокның озынлыгын һәм җыелган калдыкларның күләмен күрсәтергә кирәк. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән ун команда уртак экскурсиягә сертификатлар ала.

Чыганак:татаринформ


Нет комментариев