Татарстанда 7315 кеше талпан тешләп, табибларга мөрәҗәгать иткән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2190 га кимрәк. Зыян күрүчеләр арасында 1558 бала, дип хәбәр иттеләр төбәк Роспотребнадзорында.
Иң күп очраклар Казанда теркәлгән (2854), аннан соң Яр Чаллы (592) һәм Әлмәт районында (381). Бишлеккә шулай ук Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнары да кергән. 85% тан артыгы табигый биотопларда, йорт яны һәм дача участокларында булган.
Шулай ук боррелиозның 23 очрагы һәм читтән кертелгән энцефалитның өч очрагы ачыкланган. Энцефалитка каршы прививкаларны 14 474 кеше алган (планнан 113%).
Нет комментариев