Бүген район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җәмгысе 10167 баш терлек бар. Мәсәлән, шуның 2681 башы, бүген район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә булган “Алан” акционерлык җәмгыятендә, 2681е - 19 август көнне муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин катнашында булган җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә асрала. Шунысы игътибарга лаек, ике хуҗалыкта да терлекләрнең бер өлеше заманча комплексларда тәрбияләнә. Бу заман таләбе.
Бүген районда иң мул сөт “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерелә. Әлеге җәмгыять уңганнары һәр сыердан 27,3 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Алар дәүләткә көн саен 20 тоннадан артык сөт саталар. 2020 елда бу күрсәткеч - 12, 2016 елда - 9 мең тонна гына булган. Аланлыларның соңгы ун елда сөт җитештерүдә ирешкән динамик үсешләре - 228% тәшкил итә.
Улым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, бүген әлеге хуҗалык җитештереп саткан продукция хисабына колачлы төзелешләр алып бара, техника, инвентарь сатып ала. Хуҗалык базасында бер мең башка исәпләнеп төзелеп килүче терлекчелек комплексы, 150 башка исәпләнеп төзелгән һәм файдалануга тапшырылган бозаулар торагы, шушы көннәрдә генә сатып алынган 80 мең тонна йөк күтәрелешле үлчәүнең (бәясе - өч миллион сум) монтажлануы моның ачык мисалы.
Нет комментариев