“Шигырьләремдә туган ягым” бәйгесе дәвам итә
Район яңалыклары

“Шигырьләремдә туган ягым” бәйгесе дәвам итә

Дамира Миннебаева шигырьләре.

Каршы алыр сине Теләчем

Җәннәткә тиң яшел тугайларны

Әгәр килсә синең күрәсең,

Болыннары, урманнары белән                

Каршы алыр сине Теләчем!

 

Зифа талларыннан җырлый торган

Бишек килсә әгәр үрәсең,

Тал бишектәгедәй бер тибрәтер

Моңнарында сине Теләчем!

 

Теләченең эш сөючән халкын

Бик тә килсә әгәр күрәсең,

Бер күз сал син басу-кырларына -

Гөрләп яши бүген Теләчем!

 

Үткәннәрен безнең бабайларның

Килсә әгәр беркөн беләсең,

Ташка язган тарихлары сөйләр -

Күпне күргән минем Теләчем!

 

Көч сынашып зуп-зур мәйданнарда

Егетләрен килсә җиңәсең,

Пәһлевандай батырлары белән                          

Каршы алыр сине Теләчем!

 

Теләчене телгә алган чакта

Күрә бүген күпләр көндәшен,             

Көндәшләргә якын дуслар кебек

Сәлам бирә бүген Теләчем!

 

Туган якның газиз туфрагыннан

Атлап йөрсәң әгәр көн дә син,

Эшли итәр сине, ашлы итәр

Юмарт җирем минем – Теләчем!

 

Бөдрә таллы Мишә буйларында

Яшәү булса әгәр теләгең,

Үз баласы кебек колач җәеп

Кабул итәр сине Теләчем!

 

Көрәшчеләр ягы – Теләчем

Теләчедә көрәшчеләр бик күп

Ярышларда  җиңеп дан алган.

Татар булган җирдә мәйдан тотып

Исемнәре ерак таралган.

Хезмәт белән яши, җырлап яши,

Гөрләп яши безнең Теләче!

Без һөнәрле халык, яратабыз,

Үз итәбез һәрчак көрәшне!

Егетләрнең иң-иң көчлеләре

Сабантуйларында көрәшә.

Матур алым белән, чиста салып

Җавап бирә һәрчак көндәшкә.

Хезмәт белән яши, җырлап яши,

Гөрләп яши безнең Теләче!

Без һөнәрле халык, яратабыз,

Үз итәбез һәрчак көрәшне!

Мәйданнарга чыккан егетләрнең

Билләрендә уйный сөлгесе.

Бүген Теләченең батырлары

Бик күпләргә яшәү өлгесе.

Хезмәт белән яши, җырлап яши,

Гөрләп яши безнең Теләче!

Без һөнәрле халык, яратабыз

Үз итәбез һәрчак көрәшне!

Без – Теләче ягы, көрәш белән

Танылганбыз тирә-якларга.

Рамил, Раил,Тәфкил, Азатларны

Белә бүген җиде ятлар да.

Рәхәтләнеп  яши, җырлап яши,

Гөрләп яши безнең Теләче!

Без һөнәрле халык, яратабыз

Үз итәбез һәрчак көрәшне!

Ярышларда безнең  көрәшчеләр

 Ут уйната баскан  җирендә.

Иң көчлеләр генә батыр кала,

Дан китерә туган иленә.

Көрәшчеләр җирен, безнең якны

Әгәр килсә бик тә күрәсең,

Ипи-тозы, якты йөзе белән

Кунак итәр сине Теләчем!

 

Моң бишегем – Теләчем

Теләчедә минем эчәр суым –

Мин яшимен туган төбәктә.

Монда бар да бик тә якын булып

Тоелалар шуңа йөрәккә.

Бу урамнар, яшел болыннардан        

Мин бит инде мең кат атлаган.    

Үзем генә белгән  сукмаклар бар

Яшьлек  эзләремне саклаган.

Урман-тауларында  иркен сулап

Җиләк, чәчәкләрен  җыямын.

Шул чагында   гүя туган якның        

Кочагында итеп тоямын.

Килә  кайчак  җәйге иртәләрнең         

Тавышларын көйгә саласым.

Җырлы-моңлы итә чишмәләре

Табигатькә гашыйк баласын.

Аерылсам, ашкыныплар кайтам.

Син үзең дә моны беләсең.

Тормышым да, язмышым  да  синдә,

Моң бишегем - син бит, Теләчем!                          

 


Нет комментариев