Россия башкаласында Татарстан Республикасының мәдәният көннәре старт алды. Традиция буенча бәйрәм программасын бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле янында ачтылар.
Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, башкала бу мәдәни проектны инде 16нчы тапкыр кабул итә. Ел саен чара язучыларны, шагыйрьләрне һәм сәнгать эшлеклеләрен бергә җыя. Быел очрашуга танылган һәм яраткан авторлар да, яшь татар әдәбиятчылары да килде.
Мәдәният көннәре кысаларында Мәскәүдә яшәүчеләрне һәм кунакларны бай программа көтә.
Нет комментариев