18 мартта Кырым һәм Россиянең яңадан кушылу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Киләчәк» яшьләр үзәгендә яшүсмерләргә паспорт бирү чарасы узды.
Район башлыгы Айрат Фатхуллин 22 укучыга беренче документларын тантаналы шартларда тапшырды.
Очрашуда районның гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Әнисә Тимерханова, Россиядәге Беренчеләр Хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Алия Сабирова, катнашып, укучылар белән аралашты.

Нет комментариев