Ак сөлгеләр уйнап тора көрәшчеләр билендә
Бүген минем сезгә районыбызның яшь, өметле көрәшчеләренең берсе Әмир Саттаров турында сөйлисем килә. Әмир Шәтке авылы егете. Хәзер Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә урнашкан төзелеш көллиятендә өченче курста белем ала. Күнегүләрне атнага өч тапкыр (берсе йөгерү белән бәйле) “Биектау” спорт комплексында тренер Динар Зиннәтуллин җитәкчелегендә үткәрә.
Милли көрәш серләренә исә ул авыл мәктәбендә укыган чакта “Теләче” спорт мәктәбе тренер - укытучысы Райнур Шәмсетдинов җитәкчелегендә һәм бертуган абыйсы Адель үрнәгендә төшенде. Шунысы игътибарга лаек, Райнур Шәмсетдинов үзенең хезмәт дәверендә бик күп район, республика призерлары һәм чемпионнары әзерләгән тренер - укытучыларыбызның берсе. Шуларның иң күренеклесе, бик күп республикакүләм ярышларның җиңүчесе һәм призеры, көрәш буенча район җыелма командасы әгъзасы Эмиль Мәүлин.
Әмир күп тапкырлар район күләмендә үткәрелгән ярышларның җиңүчесе һәм республикакүләм бәйгеләрнең призеры булды. Теләчедә, авыллардагы Сабантуйларда балалар һәм яшьләр арасында үткәрелгән көрәш бәйгеләрендә алдынгы урыннарны яулады. Мисал өчен, күпләр аны узган ел Сауш авылында “Авыл көне”ндә үткәрелгән көрәш бәйгесендә, Тәмте авылында кичке һәм төнге сәгатьләрдә узган “Казанский Сабантуе”нда яшьләр арасында батыр калып, символик бүләк - тәкә белән бүләкләнгәнен хәтерлидер. Теләче Сабантуенда да уңышлы чыгыш ясап, ул үз үлчәү авырлыгында беренче урынны яулады. Аннары, республика көллиятләре арасында үткәрелгән ярышларда да Әмир көрәштә беренчелекне берәүгә дә бирми.
- Казанда көрәш белән даими шөгыльләнү өчен спорт клублары аз түгел. Сайлау мөмкинлеге зур. Әмма син Биектаудагы “Биектау” спорт комплексын сайлагансың, - дигән соравыма яшь батыр:
- Сере шунда гына: Биектау белем ала һәм яши торган урыныма якын. Дәрвишләр бистәсе белән Биектау арасы кул сузымы җир. Электричкалар сәгать саен йөреп тора. Икенчедән, спорт комплекста спортның көрәш төре белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Өченчедән, тренерым Динар абый белән дә килешеп эшлибез. Мин белем ала торган көллияттә дә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Нарат урманы буйлап йөгереп керү үзе ни тора! Көллияттә спортчы - студентларны зурлау, аларга хөрмәт уяту өчен көллият диварында махсус почмак булдырылган. Әлбәттә, әлегедәй игътибар булганда спорт белән шөгыльләнәсе генә килеп тора, - дип җаваплады.
Алда яшь чирәмнән яшел келәм түшәлгән авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары көтә. Барлык яшь көрәшчеләребезгә, шул исәптән язмабыз герое Әмиргә дә чыдамлык, җиңүгә омтылыш, үҗәтлек, тырышлык һәм узган елгыдай зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев