Аварияләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу
Юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе актуальлеген югалтмый. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин сүзләренчә, узган ел районда 14 юл - транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 18 кеше зыян күргән.
2025 елда районыбыз биләмәсендә килеп чыккан аварияләрнең 6 сы федераль дәрәҗәдәге юлда теркәлеп, биредә 8 кеше зыян күрсә, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда исә 6 юлтранспорт һәлакәте килеп чыккан, анда 8 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Район эчендәге юлларда 2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән.2024 елдагы күрсәткечләр башкачарак: федераль юлларда 4 авария теркәлеп, 11 кеше зыян күрсә, төбәк дәрәҗәсендәге юлларда 14 юл - транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 20 кеше төрле дәрәҗәдәге зыян күргән. Район эчендәге юлларда 2 һәлакәттә, 2 кеше зыян күргән булган. 2024 елда балалар катнашында 4 һәлакәт теркәлеп, 6 бала зыян күргән булса, 2025 елда бер авариядә бер бала тән җәрәхәте алган. Шунысы сөенечле, соңгы ике елда районда үлем - җитемгә китергән юл - транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән.
Аварияләрнең төп сәбәбе - каршы як полосага чыгу, исерек хәлдә рульгә утыру һәм светофорның кызыл утына чыгу. Узган ел безнең инспекторлар тарафыннан каршы як полосага чыгу белән бәйле 97 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. 2024 елда бу күрсәткеч 81 генә иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуның тагын бер мисалы - исерек хәлдә рульгә утыру.
- Ярамаган урында каршы як полосага чыккан өчен штраф күләме - 7,5 мең сум, ярты елга машина йөртү таныклыгыннан башка калырга да мөмкин. Икенче тапкыр кагыйдә бозучылар машинаны бер ел йөртә алмаячак, – ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе, полиция капитаны Илнур Кәримуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев