Авыл җирлекләре биләмәләренә рейдларын дәвам итә
Административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләренә рейдларын дәвам итә.
Кагыйдәләр нигезендә: өй һәм хуҗалык биләмәләреннән тыш утын, печән, салам, хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән җитештерү, төзелеш, конкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, капка төбендә төзү материалларын саклау тыела. Шулай ук янәшәдәге территориядә 15 см дан артык биеклектә булган улән чабылырга тиеш. Таләпләр үтәлмәгән очракта хокук бозучылар җаваплыкка тартылачак.
Теләче муниципаль районының административ комиссиясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев