Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Айдарда бәйрәм күңелле үтте

Бүген, ягъни 19 март көнне Айдар авылында "Нәүрүз +Язылучылар көне" дип исемләнгән чара узды.

Бәйрәм чарасы җыр - бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.   Кунакларны Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты  җитәкчесе  Илнур Хәмидуллин сәламләп, җылы теләкләрен җиткерде.  Якташыбыз, Татарстанның халык артисты Рәсим Низамов һәм башкалабызның  "Моң чишмәсе" җыр төркеме бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәделәр. 

Соңыннан,  килгән тамашачы кайнар чәй, коймак, пылау, балалар  попкорн белән сыйланды.

Бәйрәмдә шулай ук,  райондашларыбыз  "Теләче" район газетасына 2022 елның икенче яртыеллыгына языла алды, бәйрәм барышында  әлеге язылучылар арасында  бүләкләр дә​ уйнатылды.  Кыскасы, килгән халык  рәхәтләнеп күңел ачты, газетага язылып бүләкләр дә отты. 

Бүгенге бәйрәм чарасының спонсорлары:

  • ЛМПР “Пласт” җәмгыяте җитәкчесе Кабиров Госман Масгут улына;
  •  “Автогазсервис- Т” оешмасы. Җитәкчесе: Гайнетдинов Алмаз Радик улына;
  • Теләче инкубаторы җитәкчесе -Гаязов Илһам Әнвәр улына
  • Теләче авылыннан   Исмагиловлар гаиләсенә

зур рәхмәтләребезне белдереп калабыз! Шулай ук, бәйрәмне матурлауда булышкан эшмәкәр, райондашыбыз Эльвир Сафинга да олы рәхмәтләребез.

Зөлфия Ибраһимова һәм Эльмира Әхмәтҗанова фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев