Корыч характерлы, ут йөрәкле кешеләр
Район яңалыклары

Корыч характерлы, ут йөрәкле кешеләр

Бүген илебез җәмгатьчелеге Ракета һәм артиллерия гаскәрләре көнен билгеләп үтә. Әлеге гаскәрләр - ут - һәм корыч, төгәллек һәм карманлык билгесе. Әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләрнең күбесе әлегедәй сыйфатларга ия ир - егетләр дисәк, һич ялгышмабыз. Әлеге истәлекле дата уңаеннан бүген Теләче авылында урнашкан “ Җиңү аллеясы”нда тантаналы чара булып үтте.

Тантаналы митингны, әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт иткән райондашларыбызга тәбрикләү сүзләре җиткереп, муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин ачып җибәрде.
  • Ракета һәм артиллерия гаскәрләре - ул безнең илебезнең иминлеге, суверенитетның нигезе. Бу дошманны берничә минут эчендә нейтральләштерә ала торган бердәнбер гаскәр төре. Аның тарихы 1942 елның 19 ноябренә барып тоташа. Тиңдәше булмаган “Уран” операциясе. Нәкъ менә безнең “Болгар сугышы” - артиллерия - Сталинград янында куәтле дошман оборанасын җимерде. Шул вакыттан башлап, 19 ноябрь - илебезнең Хәрби дан көне! Безнең “Катюша”ларның данлы традицияләрен хәзерге “Искәндәр”, “Торнадо”лар лаеклы дәвам итә. Ләкин корал гына түгел, ә аны хәрәкәткә китерүче кешенең йөрәге мөһим. Безнең артиллеристлар - ул корыч характерлы, үткен күзле һәм ватанпәрвәр җанлы ир -егетләр. Хөрмәтле райондашлар, әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр, ветераннар! Сезне әлеге истәлекле көн уңаеннан иңлас котлыйм, Сезгә барчагызга да гаилә иминлеге, тән сихәтлеге, күңел көрлеге, бәрәкәтле, мул тормыш телим. Илләребезнең күге мәңге аяз, имин булсын!, - дип белдерде ул.

Шунысы игътибарга лаек, бу көн Украинада барган махсус хәрби операциядә батырлача һәлак булган райондышабыз, Теләче авылы егете, шулай ук артиллерия дивизионында хезмәт иткән  Айдар Гаялиевны соңгы юлга озаткан көнгә туры килде. Чарада илебез азатлыгы өчен сугышларда, хәрби хәрәкәтләрдә, һәм хәрби махсус операциядә һәлак булган райондашларыбызның һәм Айдарның рухлары бер минут тынлык белән искә алынды.

Чараны район башлыгы Айрат Фатхуллин ачып җибәрде.

Аннары, сүз Татарстан Республикасы “Сугыш хәрәкәтләре ветераннарының координация Советы” иҗтимагый оешмасының Теләче бүлеге рәисе, Татарстан Республикасында “Ватанны саклаучылар” фонды филиалының социаль координаторы, Әфган сугышы ветераны Айдар Галимҗанов белән Татарстан Республикасы “Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе” иҗтимагый оешмасының Теләче җирле бүлеге рәисе Равил Хәбировка бирелде.

Махсус хәрби  операциядә һәлак булган райондашларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

Азактан, моннан берничә ел элек әлеге төр гаскәрләрдә хезмәт итүче райондашларыбыз тарафыннан эшләнгән обелискка чәчәкләр - кызыл канәферләр куелды. Юкка гына халкыбыз әйтемендә үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел диелми. Мининг - чараны шигъри аһәңнәргә төреп Рәйхана Антонова алып барды.


Нет комментариев