Финалда уңышлар теләп калабыз
Район яңалыклары

Финалда уңышлар теләп калабыз

Балалар сәнгать мәктәбенен вокал булегендэ укучысы Данияр Әхмәтвалиев «Роза Ветров» Бөтенроссия конкурсында «Халык җыры» номинациясендә (соло) III премия лауреаты булды.

Аны бәйгегә өстәмә белем бирү педагогы Гөлфия  Муталлапова әзерләде. Концертмейстер - Ренат Мухаметшин. «Роза Ветров» конкурсы - фестивальләр һәм конкурслар федерациясенең 33‑нче сезоны кысаларында 2026 елның 1 сентябреннән 26 ноябренә кадәр узды. Анда Россиянең 47 регионыннан 4350 дән артык кеше катнашты. Җиңү Даниярга Санкт‑Петербург, Сочи, Тюмень, Красноярск һәм Мәскәү шәһәрләрендә үтәчәк Финал халыкара конкурсында чыгыш ясау хокукын бирде. Мәйданчыкны финалист үзе сайлый.

Даниярны һәм аның җитәкчесен әлеге зур җиңү белән котлыйбыз һәм финалда уңышлар теләп калабыз!


Нет комментариев