Татарстан Республика клиник онкология диспансерының яңа поликлиникасы 2027 елда ачылачак. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, әлеге үзәкне ачу 2027 елга планлаштырылган. РКОД поликлиникасының тагын да куәтлерәк яңа корпусын төзү мәсьәләсе күптән өлгергән инде. Агымдагы елның февралендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе утырышында ведомство башлыгы Альмир Абашев Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка төзелештә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән иде, – дип хәбәр итә «Татар-информ».
Нет комментариев