Казанда 2024 елда ябылган 4 нче бала тудыру йортын кабат сафка кайтарырга ниятлиләр.
Казанда яшәүче хатын-кызлар янә 4 нче бала тудыру йортында бала таба алачак. Республика сәламәтлек саклау министрлыгы планнары буенча, медицина учреждениесен яңарту һәм эшләтеп җибәрү 2027 елның 30 августына тәмамланачак. Бу хакта Казан шәһәр Думасы утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итте.
4 нче бала тудыру йорты 1971 елда эшли башлый. Бинаның гомуми мәйданы-4,4 мең квадрат метр, стационар 115 урынга исәпләнгән.
Нет комментариев