Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләре ноябрь аенда югары хезмәт хакы алачак.
Ноябрьдә татарстанлыларның эшләми торган ике бәйрәм көне булды – 4 ноябрь (Халыклар бердәмлеге көне) һәм 6 ноябрь (ТР Конституциясе көне). Бишкөнлектә эшләүче гражданнар бу көннәрдә ял иттеләр. Әмма график буенча эшләүчеләр, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре бу көннәрдә җитештерү ихтыяҗына бәйле рәвештә эшләде.
Хезмәт кодексы нигезендә, бәйрәм көннәрендә эш өчен кимендә икеләтә түләнә. Димәк, 4 яки 6 ноябрьдә хезмәт куйган кешеләр ай нәтиҗәләре буенча югары хезмәт хакы алачак. Шул ук вакытта кеше бәйрәмнәрдә эшләгән өчен ял алырга да хокуклы.
Нет комментариев