Бүген балалар табиблары көне
Район яңалыклары

Бүген балалар табиблары көне

Хөрмәтле табиблар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!

Сезнең хезмәтегез — зур сабырлык, тирән белем, мәрхәмәтлелек һәм җаваплылык таләп итә торган һөнәр. Һәр дәваланган бала, һәр тынычланган әни йөрәге — сезнең хезмәтегезнең иң зур бүләге. 

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы, эшегездә уңышлар, хезмәтегезнең хөрмәтен һәм рәхмәтен тоеп яшәвегезне телибез! Ак халатыгызга тап төшермичә, һәрвакыт хөрмәттә һәм кадердә яшәгез! 


Нет комментариев