Татарстанда 20 ноябрь көнне Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Оештыручылар - «Россия юристлары ассоциациясе» нең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» партиясе.
Чара республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 дән 15:30 га кадәр, Казанда – 9:00 дән 16:30 га кадәр, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә – 9:00 дән 15:00 гә кадәр узачак. Консультантлар сменалап эшләячәк.
Казанда түләүсез юридик ярдәмне шәхсән 8-800-201-16-00, WhatsApp – 8 (987) 205-00-63 телефоннары, шулай ук (843) 238-10-00 номеры буенча алырга мөмкин. Муниципаль районнарда беренчел хокукый консультация шәхсән үзе һәм кизү тору графигында күрсәтелгән кабул итү бүлмәләре телефоннары аша бирелә.
Нет комментариев