2026 елда Татарстанда сөрем газы белән агулану очраклары арткан. 11 ай эчендә мондый 39 очрак теркәлгән: 68 кеше зыян күргән, шул исәптән 10сының гомере өзелгән.
Үлүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк. Сөрем газы белән агулану очракларының күбесе Яңа ел бәйрәмнәренә һәм елның беренче кварталына туры килә, ди белгечләр.
Алар әйтүенчә, агулану очраклары газ белән эш итүнең кагыйдәләрен үтәмәү, газүткәргечне мөстәкыйль рәвештә алыштыру, дөрес урнаштырмау, вентеляция каналлары ябык булудан килеп чыга.
Нет комментариев