“Балалар гаиләдә тәрбияләнсен иде...”
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе гаиләне саклап калу һәм балаларны гаиләдә тәрбияләүне бурыч итеп куя. Нинди генә эш каралса да, бүлек хезмәткәрләре ана һәм бала хокукларына, сабыйларны гаиләдән аеру мәсьәләләренә бик сак карый. Әлеге бүлекчәдә инде 15 ел хезмәт куючы Хөсәенова Ләйсән Зөфәр кызына да күп кенә тормыш тарихларын күрергә туры килә, аларның һәрберсе йөрәгендә онытылмас эз калдыра.
Бүлекчәнең эш юнәлешләре күп төрле. Шуларның иң мөһимнәренең берсе – балигъ булмаганнар арасында тәртип бозуны кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
– Эшебез ярдәм күрсәтүдә генә түгел, ышаныч һәм аңлау атмосферасы тудыруда да. Без авыр вакытларда гаиләләргә ярдәм кулы сузарга һәм аларга проблемаларны хәл итү юлларын табарга ярдәм итәргә омтылабыз. Эш дәверендә кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ балалар белән еш очрашам, аларга үз-үзләренә ышаныч табып, авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәм. Бу мизгелләр үз һөнәрем өчен чын күңелдән шатлык һәм горурлык хисе тудыра. Якының, туганың булмаса да, безнең җаваплылыктагы һәр гаиләнең язмышы өчен аерым борчылабыз. Бер генә әнинең туры юлга басуын күрсәк, бер генә гаиләнең тормышын җиңеләйтсәк тә, ихластан сөенәбез. Безнең эштә ялгызың берни майтара алмыйсың, бары фикердәшләрең, битараф булмаган командаң булса гына нәтиҗә күренә”, - ди Ләйсән Хөсәенова.
Ул үз тәҗрибәсендә һәр гаиләнең уникальлеген исәпкә алып эшләргә тырыша. Хезмәтенең беренче көннәрен дә яхшы хәтерли.
- Ул вакытта барысы да яңа, өйрәнелмәгән иде, һәм вакыт узу белән мин үз көчемә ышана башладым. Бу мөһим өлкәгә үз өлешемне кертүем белән горурланам. Минем эшчәнлегем, барлык авырлыкларга карамастан, алга барырга рухландыра. Уңай якка үзгәргән гаиләләрне күрү – безнең өчен зур җаваплылык һәм җиңү. Җаваплы хезмәт башкару күп вакыт һәм энергия сораса да, кешегә яхшылык эшли алу хисе яңа көч өсти”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев