Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Балаларына үлем бүләк итәләр”

Бүген “Татар - информ” мәгълүмат агентлыгында балалар катнашындагы юл - транспорт һәлакәтләренә багышланган матбугат конференциясе үткәрелде. Матбугат конференциясендә республика юлларындагы вәзгыятьне һәм балалар катнашындагы аварияләрне яктыртып, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең республика җитәкчесе, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина чыгыш ясады.

Сөйләшүнең мәктәпләрдә язгы каникуллар һәм юлларда мототранспорт хәрәкәте артуы алдыннан үткәрелүе тикмәгә түгел. Кыскасы, тагын берничә атнадан республикабыз  юлларында хәрәкәт мототранспорт аркасында тагын да интенсивлашачак.. Республиканың баш автоинспекторы Рөстәм Гарипов билгеләп үткәнчә, балалар катнашындагы аврияләр саны язгы җанлануга бәйле рәвештә арта икән. Әлеге уңайдан ул: ”Әти -әниләр балаларының туган көннәренә мототранспорт сатып алып биреп, аларга үлем бүләк итәләр. Һәлакәткә очраганда, дөресрәге, ясаганда күбесенең йөтү таныклыгы да, экипировкасы да булмый.” Җитәкченең фикерләре видеосюжетлар белән дә ныгытылды. Моннан тыш, баш автоинспектор үзенең  сүзләрен узган республика шәһәрләрендә, районнарында килеп чыккан аерым һәлакәт мисаллар белән дә куәтләде.

  • Әлеге уңайдан ул: Бу очракта  безгә комплекслы эш алып бару зарур. Массакүләм мәгълүмат чаралары, мәктәпләр, балалар бакчалары, әти-әниләр белән тыгыз хезмәттәшлек итү кирәк, -  дип белдерде.

Узган ел республика юлларында  16 яшкәчә булган  15 баланың гомере өзелгән.13е пассажир сыйфтында булган. Бер ел эчендә мондый фаҗигале хәлләр унга арткан. Балалар катнашындагы аварияләр Алабуга, Питрәч, Югары Ослан, Лаеш, Әгерҗе, Апас, Баулы Тукай һәм Спас районнарында теркәлгән.

Юлларда хокук бозуларның иң еш таралганы - тиешледән артык югары тизлек, ярамаган җирдә алдагы машинаны узарга чыгу, җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә юл бирмәү.Боларга автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне дә, саклык каешын куймыйча һәм балаларын махсус креслога утыртып йөрмәүче ата - аналарны да өстәргә кирәк.

Алсу ханым Мөнип кызы исә журналистларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафынннан балалар катнашындагы аврияләрне булдырмау һәм кисәтү макстыннан алып барыла торган профилактик чаралар белән таныштырды. Мисал өчен, быел әлеге ведомство тарафыннан “Әти- әниләр  юл куркынычсызлыгы өчен” дип иселәнгән республика бәйгесе үткәрелә башлаган. Әти -әниләр белән бергә үткәрелүче әлеге бәйге балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмауга, кисәтүгә һәм юл йөрү кагыйдәләре белемен теоретик һәм гамәли яктан ныгытуга юнәлтелгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев