Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Боз өстенә кермәгез!

Ниһаять, республикабызга чын кыш килде. Узган ялларда кар яуды, җил уйнады. Кыскасы, декабрьнең (кышның беренче ае!) тәүге бураннарын күреп рәхәтлек кичердек. Көттереп кенә килсә дә, кыш барыбер дә күңелле инде.

Кар - бураннар күңелләргә җиңеллек, романтик рух өсти. Моңа Яңа ел бәйрәме якынлашуын да өстәргә кирәк. Шул ук вакытта кар - буранлы 12 - 14 декабрь көннәрендә республикабыз юлларында кеше үлемнәре, авыр тән җәрәхәтләре белән бәйле бихисап  юл - транспорт һәлакәтләре теркәлде. Зур югалтуларга китергән әлеге аварияләр тагын бер кат кышка әзер түгеллегебезне күрсәтте.  

Кышкы айларда һава торышының тотрыксыз булуы табигый. Өстәвенә, бу хакта синоптиклар да, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә гел кисәтеп тора. Алдагы көннәрдә дә юлларда бозлавык, кар көртләре көтелә, алар трассада да, торак пунктлар эчендә дә иминлек кагыйдәләрен истә тотарга киңәш итә.  Көчле җил булганда йорт диварлары янына качмагыз,  түбә калайлары  очып төшүе бар, реклама такталары, электр баганалары һәм үткәргечләреннән, юл билгеләреннән ераграк торыгыз. Начар һава торышы вакытында шәһәрләрдә шәхси автомобильдә йөрергә тырышмагыз, моның өчен җәмәгать транспорты бар. Бу кадәресен безгә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов җиткерде.

Сулыклар ныклап боз белән капланырга өлгермәде, елгаларда, суссаклагычларда, күл өсләрендә инде балыкчылар күренә башлады. Бу очракта районыбыз биләмәсеннән агучы Мишә елгасы һәм Ключище авылы күле, Теләче авылының “Дуслык” сусаклагычы, Максабаш, Олы Мишә, Әбде, Олы Мәтәскә, Лесной авыллары янәшәсендәге сусаклагычлар да искәрмә түгел. Аларда кармак салып утыручылар күренә башлады. “Ләкин боз юка әле. Өстенә кеше басып йөри алсын өчен ул кимендә  унике, ә транспорт белән керү өчен 25 сантиметр калынлыкта булырга тиеш. Боз чоры якынлашу сәбәпле, су объектлары балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Кайбер кешеләр, аеруча балыкчылар һәм балалар бозның тиешле ныклыгын көтмичә, тыю билгеләренә һәм күрсәткечләренә карамыйча, ахыргы нәтиҗәләр турында уйламыйча, ныгып җитмәгән бозга керәләр.” - ди Илһам Гарипов. 

Исегезгә төшерәбез,  агымдагы елда республикада су объектларында суга бату белән бәйле 78 очрак теркәлгән (узган ел бу күрсәткеч 98 булган), аларда 78 кеше үлгән, шуларның 4 се балалар  (узган ел шушы чорда 81 кеше үлгән булган, шуларның 5се балалар), 44 кеше коткарылган, шул исәптән 4 се балалар (узган ел 37 кеше коткарылган, шуларның 6 сы балалар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев