Татарстанда юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан
В республике

Татарстанда юл һәлакәтендә үлүчеләр саны арткан

Ел башыннан Татарстан юлларында 37 җәяүле һәлак булган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сигез кешегә күбрәк, дип хәбәр иттеләр республиканың Дәүләт автоинспекциясендә.

Барлыгы бу ел эчендә автомобиль тәгәрмәчләре астына 457 җәяүле кергән, аларның 435е җәрәхәтләр алган. Һәлак булганнарның яртысыннан артыгы тәүлекнең караңгы вакытында юлда булган, ә 76% машина йөрү өлешен тиешсез урында кичкән.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин машина йөртүчеләрне җәяүлеләр кичүләре алдыннан тизлекне киметергә һәм мәгариф учреждениеләре янында аеруча игътибарлы булырга өндәде. Ул җәяүлеләргә юлны билгеләнгән урыннарда гына кичәргә һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга кирәклеген искәртте.

  <iframe src="https://vk.ru/video_ext.php?oid=-51900791&id=456242660" width="853" height="480" style="background-color: #000" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture; screen-wake-lock;" frameborder="0" allowfullscreen></iframe>

Нет комментариев