Коелган яфракларны ничек  шәп компостка әйләндерергә
Район яңалыклары

Коелган яфракларны ничек шәп компостка әйләндерергә

Һәр елны ноябрь җитү белән дача участоклары алтын яфраклардан тыгыз келәм белән каплана. Һәр көз саен бакча ширкәтләрендә бер үк күренеш башлана: кемдер бу яфракларны җыеп алып, яндыралар, ә кемдер капчыкларга тутырып каядыр яшерә. Аларның кайсысы хаклы соң?

‒ Коелган яфракларда чүп түгел, ә табигать үзе туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен бүләк итә торган кыйммәтле бушлай үсемлек ресурсын күрүчеләр хаклы, ‒ дип елмая «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге башлыгы Салават Галимҗанов. - Яфраклар-көпшәк черемә өчен менә дигән нигез һәм «җылы түтәлләр»өчен идеаль төзелеш материалы. Ләкин аны акыл белән кулланырга кирәк. 

Җыелган яфракларны бакча түтәлләренә китергәнче, аларның нинди агачлардан очып килүен игътибар белән карарга кирәк. Әгәр сезнең алмагачларыгыз, грушаларыгыз яки карлыганнарыгыз җәй көне онлы чык, монилиоз яки кара таплардан интеккән булса, аларның яфраклары ‒ йогышлы авыруның төп үсентесе. Аларда миллионлаган гөмбә споралары кышлый. Мондый коелган яфракларны компостка яки түтәлләргә кертү катгый тыела!

Әгәр дә сез яз көне кыяр, ташкабак яки иртә томатларны ачык грунтка утыртырга хыялланасыз икән, коелган яфраклар нигезендә «җылы түтәл» ‒ бу доктор язган әйбер. 40-50 сантиметр тирәнлектәге траншея казыгыз. Иң түбәнгә тупас дренаж ‒ киселгән ботаклар, көнбагыш яки кукуруз сабаклары салыгыз. Ә менә чираттагы, иң калын катлам итеп (20-25 сантиметр чамасы) җыелган сәламәт яфракны түшәгез.

‒ Түтәлдә «горения» процессын эшләтеп җибәрү өчен, ‒ дип аңлата Салават Фәрит улы, ‒ көзге яфраклар өстенә  тирес, кош тизәге салырга кирәк. Азот бактерияләрне «уятачак». Аларны  (15-20 сантиметр)  гади бакча туфрагы белән күмегез.

Кыш буена түтәл бераз утырачак, ә яз көне, кар эрү белән, эчтәге органик мендәр бик күп җылылык бүлеп чыгара башлаячак. 

Коелган яфраклар - туфракның уңдырышлылыгын арттыру өчен үсемлек ресурсы.

 


Нет комментариев