Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Һәлакәтләр саны кимеми

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлегеннән 12 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, быел 17 райондашыбыз рөхсәт ителмәгән урында каршы як полосага чыккан, 7 кеше машина белән исерек хәлдә идарә иткән.

Автомобильдә иминлек каешын эләктермичә генә йөрүчеләр саны - 40. Кызганыч, арада йөрәк парәләрен махсус утыргычка утыртып йөрмәүче ата-аналар да бар. 8 сансыз ата-ананы тоткарлау очрагы шул хакта сөйли. Алар һәм алда санап үтелгән кагыйдә бозучыларның барысына да инспекторлар тарафыннан административ беркетмә төзелгән. Быел районыбыз биләмәсендә теркәлгән аварияләрнең саны - 14. Аларның дүртесе федераль дәрәҗәдәге юлда,  калган унысы Караширмә, Теләче һәм Үзәк авылларында теркәлгән. Шунысы сөенечле, әлеге аварияләрдә үлем - җитем дә, тән җәрәхәтләре алучылар да булмаган. Фәкать машиналар гына төрле дәрәҗәдә техник җимерелүгә дучар булганнар.

Быел республика юлларында кеше үлеменә китергән һәлакәтләр саны узган елгыга караганда ике тапкырга арткан. Ел башыннан 43 кеше үлгән, 300 е тән җәрәхәте алган. Инспекторлар төп сәбәп дип каршы як полосага чыгуны атый.  Шулай ук исерек килеш рульгә утыручылар, иминлек каешын эләктермәүчеләр, югары тизлектә йөрергә яратучылар да фаҗига сәбәпчеләре була. Быел да юл һәлакәтләрен киметү өчен ясалма акыл мөмкинлекләрен, нейрочелтәрләрне куллана башларга җыеналар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев