Авыл мунчасы
Ташка тамга салган кебек
Шимбә килеп җитүгә,
Мунчалардан төтен чыга,
Көзге тыныч иртәдә.
Эх, авыл мунчасы, юкәдән мунчаласы,
Ләүкәгә ятып, аркаңны
Каен себеркесе белән,
Чабасы да чабасы.
Көне буе комбайнда
Ашлык урдырган егет,
Хыяллана, кайчан кайтып,
Мунча керермен, диеп.
Хатыны да көтә ирен,
Тәмле ризык пешереп,
Мунча суынганчы бүген,
Икәү керербез, диеп.
Арыганнар юкка чыга
Үпкәләшүләр бетә,
Авыл агае төзегән
Мунчаларга ни җитә!
Эх, авылым мунчасы
Юкәдән мунчаласы,
Ләүкәгә ятып аркаңны
Каен себеркесе белән
Чабасы да чабасы!!!
Лера Хуҗина Лера, Теләче -Сауш
Нет комментариев