Ифтар берләштерә, якынайта
Барча мөселман кардәшләребезне сөендереп, кичә җиһанга изге Рамазан ае басты. Күңелләргә изгелек, җиңеллек, тәнгә сихәт өстәүдән тыш, изге Рамазан аебыз күмәк, бердәм Ифтар мәҗлесләре белән күңелле һәм кадерле. Ул мөселманнарны берләштерә, дуслаштыра, бер - берсенә якынайта.
Изге Рамазан аеның беренче кичендә аны районда беренчеләрдән булып, Караширмә авылы клубы каршында, клуб мөдире Әкълимә Мәһдиева җитәкчелегендә эшләп килүче “Миләшкәй” фольклор ансамбле үткәрде. Авыл клубында үткәрелгән мәҗлестә изге китабыбыз Корьән аятләрен дә, авыл мәчетендәге моңлы азанны да Инсаф шәкерт ирештерде.
Аллаһы Тәгаләнең иң яраткан тәгамнәре белән авыз иткәннән соң авыл мәчетендә ир - атлар тарафыннан намаз укылды. Ифтарда әйтүләренчә, караширмәлеләр тәравих намазына да оешкан төстә йөри башлаганнар.
Шунысы игътибарга лаек, район мәдәният йортында урнашкан штаб җитәкчесе Әлфия Әхматҗанова белдергәнчә, Караширмә авылы хатын – кызлары, аеруча да “Миләшкәй” фольклор ансамбле кызлары, Украинада махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм әзерләүдә иң актив авылларның берсе. Әлеге уңайдан, Ифтар мәҗлесе барышында әлеге ансамбль әгъзаларына, ансамбль җитәкчесе Әкълимә Мәһдиева тарафыннан 33836 номерлы хәрби часть командиры О.Клещевниковның Рәхмәт хатлары тапшырылды. Анда егет - кызларга бик матур сүзләр адресланган, рәхмәт сүзләре әйтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев