Илһам Гарипов: Саклык чараларын онытмыйк!
Табигатьтә коры һәм эссе һава торышы хакимлек итә. Җәйнең иң матур ае - июльгә аяк бастык. Табигый ки, җәйге чорда күңел үзеннән - үзе суга тартыла: күп итеп эчәсе, су коенасы килә.
Җанга нинди генә рәхәтлек һәм тәнгә шифа бирмәсен, су коенганда (аеруча балалар белән!) саклык чараларын күрү сорала. Берничә минутлык су коену ләззәтен - гомерлек үкенеч, сары сагыш алыштырмасын иде. Моның өчен, өченче ел Максабаш авылы янәшәсендә урнашкан сусаклагычта 18 яшьлек кызның су коенганда батып һәлак булуын искә төшереп үтү дә җитә. Күтәрә алмастай әлегедәй ачы хәсрәтне Аллаһы Тәгалә беркемгә дә күрсәтмәсен. Әлегедәй гыйбрәтле хәлләрдән сабак ала белик.
Республикада су коену сезоны 1 июньдә ачылса да, быел суда батып үлүчеләр саны дистәдән артып китте. Кызганыч, күпләр саклык кагыйдәләрен үтәми, рөхсәт ителмәгән урыннарда су коена.
Татарстан Республикасы Гражданнар Оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Теләче бүлеге консультанты Илһам Гарипов билгеләп узганча, суда батып үлү очракларының күбесе - эчке сулыкларда, коену өчен җиһазландырылмаган һәм кешеләр аз йөри торган урыннарда килеп чыга икән.
Олылар белән бәйле фаҗигаларның төп сәбәбе - исерек килеш суга керү. Быел июнь башында Казан үзәгендә - “Черек күл” ясалма сулыгында төнлә бер ир - ат суга батып үлде. Катер, көймәдә йөргәндә, соңгы арада популярлашкан санбордларда йөзгәндә коткару жилетын кимәү аркасында фаҗигага юлыгучылар булды. Күптән түгел Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янындагы сулыкта булган фаҗига күпләрне тетрәндерде. Ике олы кеше һәм өч бала су буена ял итәргә килгәннәр. Санбордта йөзгәннәр. Ул кисәк әйләнеп капланган. 4 яшьлек малай суга егылып төшкән. Аны коткарырга теләгән 34 яшьлек ир -ат та батып үлгән. Коткаручылар мәетләрне 8 метр тирәнлектән тапкан.
- Рөхсәт ителгән сулыкларда да эчкәрәк керергә ярамаган урыннар билгеләп куела. Тик, аеруча яшьләр, бер-берсен уздырып, шул чикне узарга тырыша, күлне йөзеп чыгуда ярышалар. Еш кына кире йөзеп кайтырга хәлләре бетә. Мондый очракта паникага бирелмәскә, аркага ятып ял итәргә, сулыш алуны тигезләргә, хәл юклыкны тойганда, ярдәм сорарга кирәк. Көннәр җылы булса да, су тиз генә җылынып бетми. Коену өчен суның температурасы олыларга - 18-20, балалар өчен 25 градус җылы куркынычсыз булып санала, суда озак йөзмәскә киңәш ителә. Кояшта кызган килеш салкын суга кинәт сикергәндә, тамырлар кысыла һәм бу йөрәк тотуга яки сулыш кысылуга китерергә мөмкин, - диде Илһам Гарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев