Ислам абыйның үткән юлы – яшь буын өчен үзе бер тормыш энциклопедиясе
Район яңалыклары

Ислам абыйның үткән юлы – яшь буын өчен үзе бер тормыш энциклопедиясе

Кайвакыт кешенең гомер юлына күз саласың да, ирексездән сокланып куясың. Тормышның һәр адымын игелек, сабырлык һәм олы җанлылык белән бизәгән шундый шәхесләрнең берсе – Олы Мишә авылында яшәүче хезмәт ветераны Ислам абый Гасимов. Шушы көннәрдә ул 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп узды.

Меңнәр арасыннан танылып торган аксакалны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге, авылдашлары һәм якыннары чын күңелдән тәбрикләде.

Ислам абыйның үткән юлы – яшь буын өчен үзе бер тормыш энциклопедиясе. Ул яшь чагында ук гаилә җаваплылыгын үз иңенә ала. Ил тормышы авыр булган елларда якыннарын кайгыртып, «аз булса да аларга икмәк күбрәк калсын» дигән изге ният белән читкә чыгып китә. Нигез дә аның өчен изге була: ялгыз калган әнисен хөрмәтләп, үзе янына алса да, ана кешенең «монда тора алмыйм» дигән сүзен ишеткәч, әнисенең күңел тынычлыгын барысыннан да югары куеп, туган авылына кире әйләнеп кайта…

  

Ислам абый турында тулырак «Теләче» район газетасыннан укый аласыз.

 


Нет комментариев