Карабаян авылында бәйрәм келәве узды
Карабаян авылы электән үк иманлы авыл булып торган. Бүген әлеге авылның Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәвендә, авыл мәхәлләсенең 240 еллыгын һәм торгызылган храмны аруландыруның 10 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан бәйрәм келәве узды.
Келәүне Татарстан митрополиясенең (Казан епархиясенең) гаилә, аталарны, аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча епархия бүлеге (комиссиясе) рәисе, Казан епархиясенең Питрәч округы иерее Ярослав Петрущенков алып барды.
Бәйрәм чарасы барышында рухи-әхлакый традицияләрне ныгытуга, мәхәллә тормышын үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен бертөркем райондашларыбыз рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Килгән кунаклар тәмле коймак, кайнар чәй, ботка белән сыйланды, җырлап-биеп бәйрәм итте.
Чара барышы хәбәрчебез Фәнил Гаязов фотоларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев