Киң күңелле кызлар
Район яңалыклары

Киң күңелле кызлар

“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясе кысаларында Кече Кибәхуҗа җирлегеннән апалы-сеңелле Рәсимә Каримуллина, Гөлнара Мөхәммәтҗанова, Айсылу Аскарова егетләребезгә Яңа ел күчтәнәчләре әзерләде.

Алар 26 кг кырмыска торты пешергәннәр һәм 15 кг сгущенка кайнатканнар. Әлеге күчтәнәчләрне, егетләргә дип, өлешле контейнерларга, банкаларга тутырып район мәдәният йортында урнашкан штабка  тапшырганнар.

- Дөньялар тынычланып, егетләребезнең исән сау әйләнеп кайтуын теләп калабыз, - ди бертуганнар кызлар.

 


Нет комментариев