Кышлату ничек бара?
Район авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсеннән 8 гыйнварга алынган мәгълүматларга караганда, бүген районыбыз хуҗалыкларында 10526 мөгезле эре терлек бар. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 127 башка артык, үсеш – 101%. Шуның 3466 сы савым сыеры.
2025 елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 25834 тонна сөт җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 105% ка артыграк. Һәр сыердан савып алынган сөт күләме - 7415 килограмм. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чорга караганда 435 килораммга артыграк. Үсеш – 106%.
Узган ел районыбыз хуҗалыклары тарафыннан 1717 тонна ит җитештерелгән. Бу күрсәткеч узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 35 тоннага артыграк. Үсеш – 102%. Узган ел иң күп сөт “Алан” акционерлык җәмгыятендә җитештерелде. Әлеге хуҗалык уңганнары бер сыердан 10208 килограмм сөт савып алуга ирештеләр. Икенче урында - һәр сыердан 8072 килограмм сөт савып алуга ирешкән җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте терлекчеләре. Түбәнрәк күрсәткечләр - “Әхмәтова Г.Ф.” крестьян-фермер хуҗалыгы белән җаваплылыгы чикләнгән “Робин Гранд” ширкәтендә.
Бүген “Алан” акционерлык җәмгыяте терлекчеләре көн дә 20716 килограмм сөт савып алуга ирешәләр. Бер сыерга күчереп исәпләгәндә 27 килограмм сөт туры килә. “Игенче” ширкәтендә тулаем көнлек савым 10996 килограм тәшкил итә. Хәзер биредә һәр сыердан 20,8 килограмм сөт савалар. Яңа 2026 елда районыбыз терлекчеләре һәр сыердан сигез мең кг сөт савып алырга, терлекләрнең баш саннарын арттырырга, башланган төзелешләрне дәвам итәргә, яңаларын башларга планлаштыра. Әлеге нисбәттән, районыбыз җитәкчеләре “Алан” акционерлык җәмгыяте базасында 150 баш бозауга һәм 500 һәм җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә 280 баш савым сыерына исәпләнеп төзелеп килүче торак төзелешенең барышы белән таныштылар. Йөреш вакытында терлек азыгы әзерләү үзәкләренең эшчәнлекләренә дә, терлекләрне чылбырга куймыйча асрау, техника ремонты һәм язгы кыр эшләре өчен ашлама туплау мәсьәләләренә дә игътибар бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев