Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Мин - блогер!"

19 март көнне Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясендә Туфан Миңнуллин исемендәге IX республикакүләм конференция үтте.

Анда республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар театр сәнгате, әдәбият, тел, журналистика өлкәләрендә көч сынашты. "Журналистика. Кызыл тышлы дәфтәрдән" номинациясендә чыгыш ясаган Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең IV сыйныф укучысы Зөһрә Рәхмәтуллина үзенең "Мин - блогер!" дигән проектын тәкъдим итте. Проект кысаларында ул: "Вконтакте" челтәрендә мәктәп тормышына, туган төбәгенең танылган шәхесләренә багышланган фото һәм видеоматериаллар урнаштырган иде. Укучыбызның эше конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Жюри Зөһрәнең эшен югары бәяләде һәм лаеклы рәвештә җиңүче  дип билгеләде.

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев