Питбайк - спорт өчен генә
Балалар катнашынагы аварияләр турында сүз алуым тикмәгә түгел. Бүген табигатьтә җәй тантана итә.
Балаларның җәйге каникулы. Димәк, юлларда, ял лагерьлары тирәсендә, ишегалларында интенсивлык, шуларга бәйле рәвештә балалар катнашындагы аварияләр бермә-бер арта дигән сүз. 25 июнь көнне район Советының зур утырышлар залында районның юл куркынычсызлыгы комиссиясенең киңәйтелгән утырышында да сүз шул хакта барды. Җәйге каникул чорында велосипед, мотоцикл, мопед, скутердйөрүче балалар саны аеруча арта. Соңгы елларда боларга питбайклар, электросамокатлар һәм квадроцикллар килеп өстәлде. Ачы тәҗрибә күрсәткәнчә, аларны ни йөртү осталыгы, ни экипировкалары булмый. Кызганычка каршы, мототранспорт белән бәйле юлтранспорт һәлакәте теркәлде инде. 29 май көнне Бөгелмә районының Иске Исак авылында 14 яшьлек кыз питбайк белән идарә итеп, каршы як полосага чыга һәм баганага бәрелә. Нәтиҗәдә, үзе һәлакәт урынында ук җан бирә, 13 яшьлек пассажиры зыян күрә. Азактан билгеле булганча ,,питбайкны кызга әнисе сатып алган була. Әлегедәй фаҗигалар “минем белән берни дә булмаячак” дигән хаталы фикердән килеп чыга. Юлда кагыйдәләр һәркем өчен дә бер.
Күп очракта без фаҗигадан соң гына аңга киләбез. Аңарчы ифрат дәрәҗәдә битарафлык һәм ваемсызлык күрсәтәбез. Күрә, белә торып, шоферны (җинаятьче!) кисәтмәү яки кирәк чакта хокук саклау органнарына хәбәр итмәү аяныч нәтиҗәләргә китерә дә инде. Бу очракта зурдан кубып, гражданлык җәмгыяте төзибез дип сөйләнүебез суга батканда саламга таяну белән бер.
Аракы эчкән хәлдә руль артына утыру җинаятькә тиң гамәл. Әмма районыбыз юлларында авызы чиста булмаган машина йөртүчеләр гел очрап тора. Мисал өчен, быел инспекторлар тарафыннан аракы эчкән хәлдә машина белән идарә иткән 21 кешегә административ җәза төзелгән. Штрафы да зур, җәзасы да катгый. Әмма… Беришләр үз - үзләрен тыя алмыйлар, исерек йөртүченең нинди аяныч хәлләргә китерү ихтималын аңламыйлар шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев