Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ришәвәтчелеккә - «Юк!» дибез

Көнкүреш мәсьәләсен хәл иткәндә вак-төяк ришвәт бирү күпчелек кешеләр өчен гадәти хәл. Кызганыч, халык арасында: “Ришвәт тәкъдим иткән яки биргән кеше бернинди дә закон бозмый, бары тик аны алучы гына гаепле”, - дигән хаталы фикер яши. Әмма Россия Федерациясенең Җинаятьләр Кодексында ришвәт бирүчеләргә дә, ришвәт алучыларга карата да җәза бирүне карый.

Менә шуның өчен туган-тумачалыкка, таныш-белешлеккә бәйле хезмәт вазифасыннан файдалану, файда алу өчен нинди дә булса эш-гамәл кылу - ришвәтчелекне үз эченә ала.

Көнкүреш коррупциясе (ришвәтчелеге) - ямьсез сүз дә кебек түгел… Вак-төяк бернәрсә кебек. Юк та кебек… Әмма ул - безнең арада бар, тирәюнебездә, тормышыбызның һәр мизгелендә… Әлегә яшәешебезне аннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз, тормыш тукталып калыр кебек. Чөнки без көнкүреш хезмәтләреннән файдаланучылар, үзебез үк шуны телибез. Бу безнең псхихология, күңел халәте.

Бүләкләр, күчтәнәчләр “төртү” - безнең менталитетка, гадәткә кергән әйбер, без башкача яши алмыйбыз. Табиблар, укытучыларны кәфитләргә, чәчәкләргә, вазифаи затларны, хокук сакчыларын кыйммәтле бүләкләргә күмәбез. Алар бүләк - күчтәнәчләребезне кая куярга белмичә аптырый. Алмасаң да уңайсыз: кешене хәтере калыр кебек. Хәер, “ак карга” да буласы килми. Ә без һаман “төртәбез”. Нәрсә эшләсеннәр - алалар билгеле. Шомараклар исә кәнфит, чәчәкләрдән туйган кирәкле кешенең кесәсенә акча сала. Болай әйбәтрәктер, гаделрәктер, чөнки тормышта акча көн дә кирәк. Бигрәк тә үз эшен намус белән башкарган, хезмәт хакы аз булган хезмәткәргә ник бирмәскә?! Менә шулай ришвәтчелек мохиты барлыкка килә.

Йомгаклау урынына түбәндәгеләрне әйтәсе килә. Беренчедән, без шуны танырга тиеш: көнкүреш коррупциясе бар. Ул безнең көндәлек тормышыбызда, аннан болай гына берничек тә котылып булмый. Икенчедән: “Моңа каршы көрәшергә телибезме, әллә исәп өчен генә эшлибезме?” дигән сорауга намуслы төстә җавап бирергә кирәк. Өченчедән, моның белән чыннан да, ничектер эшләргә кирәк, коррупциянең килеп чыгуына һәркайсыбызның җаваплы булуын танымыйча, барсын да үзебездән башларга кирәген аңламыйча торып, чынбарлыкта бернәрсә дә барып чыкмаячак.

Безнең ил һәм без барыбыз да начар тормышка лаек түгел. Шуңа күрә, намуслы яшәргә, кешелекле булып калырга, намуслы һәм законга буйсынучан гражданин булырга һәм гомер буе кеше булып калырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев