Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Теләче информ” мәгълүмат үзәге әлеге уңайдан “Туган як җылысы” дип исемләнгән акциягә старт бирә

1-10 декабрьдә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле кешеләрнең ункөнлеген үткәрү инде гадәткә керде, кыш аеның беренче ун көнендә төрле чаралар үткәрелә.

Безнең “Теләче информ” мәгълүмат үзәге әлеге уңайдан “Туган як җылысы” дип исемләнгән  акциягә старт бирә. Лесхоз бистәсендә урнашкан картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен куян, тавыклар асрау, умарталар тоту мөмкинлеге булдырылганын хәбәр иткән идек инде. Әлбәттә аларны асрау өчен, икмәк һәм печән кирәк. Бәлки арабызда бу эштә иганәчелек ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булган райондашларыбыз булыр. Бик рәхмәтле булыр идек! Шулай ук, өлкәннәребез өчен җылы оекбаш – баш киемнәре, җылы куртка, спорт киеме, аяк киемнәре, памперслар (иң зурысы) да җыю оештырыла.

 

Безнең адрес: Теләче авылы, Болынлык урамы, 6 а йорт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев