Хөрмәтле райондашлар, сезне 15 август көнне “Түгәрәк уен + Блогерлар Сабан туе” фольклор бәйрәменә чакырабыз!
Программада: җыр - бию, фольклор коллективлар һәм гармунчылар чыгышы, кызыклы уеннар, сәүдә нокталары, күргәзмәләр. Чарада республиканың танылган блогерлары белән аралаша аласыз.
«Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр дә уйнатылачак. Ә төп приз - бозау һәм шифаханәгә юллама!
Бәйрәмебездә көтеп калабыз Сезне!
Нет комментариев